Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сәнгать белгече Розалина Шаһиева белән хушлашуда балалары: Халкына хезмәт итеп яшәде
Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее бакчасында сәнгать белгече, шагыйрә, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Розалина Шаһиеваны соңгы юлга озаттылар. Хушлашу мәрасимендә татар җәмәгатьчелеге, сәнгать әһеленең якыннары, аны хөрмәт иткән һәм белгән кешеләр катнашты.
Розалина Шаһиеваның кызы Карина Булычева әнисе турында үзенчәлекле форматта сөйләде. Ул әнисенә хат язган һәм хатны җәмәгатьчелек алдында да укыды. «Кадерле әнием! Мин балачагымнан ук синең даһи икәнлегеңне белдем. Әгәр синең акылың - безнең планета икән, иҗади сәләтең, шигъриятең - галәм. Син дан өчен яратылган идең. Кайвакыт без синең белән бер-беребездән аерылып китә алмадык, көннәр буе аралаштык. Кайвакыт аралашу авыр булды. Әмма син мине аңлый идең, моның өчен мин сиңа бик рәхмәтле. Без сине яратабыз, син һәрчак безнең белән», - диде ул.
«Исемем Ирина булса да, әни мине яратып: «Иркә», - дип әйтә иде. Кечкенә чагымнан ук ул мине Татарстан сынлы сәнгать музеена алып бара иде, шуңа күрә бу җирләр бик яхшы таныш. Әни безнең өчен серле, әкияти дөнья иде. Ул минем янга кунакка килә иде һәм татар сәнгате, шигърияте турында сөйли иде. Дөньякүләм музейларга барырга ярата иде. Эш буенча да чит илдә бик күп йөрде. Сәнгать белән яшәде һәм аны башкаларга бүләк итте. Халкына хезмәт итеп яшәде», - диде Розалина Шаһиеваның икенче кызы Ирина Кулакова.
Хушлашу Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее директоры Розалия Нургалиева алып барды. Ул Розалина Шаһиеваның биографиясен сөйләде. «Яшел Үзән районы Бишнә авылында туа. Ул авылы турында һәрчак җылы сүзләр әйтә иде, Бикәт дигән авыл инде хәзер юк. Биш яшендә Розалина ханым Казанга күченә, мәктәптә укыган чагында ук төрле иҗади конкурсларда катнаша, сәләтле булуы белән башкалардан аерылып тора», - диде ул.
Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин Розалина Шаһиева белән хушлашуны авыр кабул итүен әйтте. «Ул үзенчәлекле белгеч иде. Безнең һәр очрашуны хәтерлим, аның белән аралашу күңелгә рәхәтлек бирә иде. 2006 елда министрлыкта эшли башлагач, «Казан» милли-мәдәни үзәгендә тикшерү булды. Розалина ханым әлеге үзәкнең һәр экспонаты турында белә иде. XX йөз ахыры – XXI йөз башында галимнәр, белгечләр турында сүз йөрткәндә Розалина Гомәровнаны телгә алмыйча калу мөмкин булмас», - диде ул.
Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе киңәшчесе, тарих фәннәре докторы Ринат Закиров 1991-2017 елларда «Казан» милли мәдәни үзәгендә Розалина Шаһиева белән бергә эшләгән булган. «Розалина Гомәровна белән 1990 еллар башында берләштек – «Казан» милли-мәдәни үзәген булдырдык. Ул сәнгатьнең, төрки халыкларның тарихын җыеп, шушы нигездә татарның урынын билгели алды. Халкыбызның киләчәктә нинди юлдан барасын билгеләп куйды», - дип искә алды ул.
«Бүген татар милләте олы кайгы кичерә. Татар милләте үзенең талантлы, акыллы, чибәр, милләтпәрвәр кызын югалтты. Ул бу дөнья йортыннан мәңгелек йортына күчеп китте. Розалина ханым, беренче чиратта, үзенең милләтен сөюче, тарихын, мирасын өйрәнүче һәм аны киләчәккә җиткерүче зур шәхес иде. 1990 елларда милләтебезнең күтәрелеш чорында аның сәләте, белеме милләт тарафыннан зур бәя алды», - диде нәкышчы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе иясе Нәҗип Нәккаш.
Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла әйтүенчә, Розалина Шаһиева кебек шәхесләрнең арабыздан китүе күңелдә бушлык тудыра. «Ул әле бер атна элек кенә Язучылар берлегенә шигырь китапларын алып килгән иде. Бер атнадан соң тагын килергә вәгъдә биреп, шигърият турында сөйләшәсе бар әле дип, саубуллашты. Ул гаҗәеп сүз остасы иде. Сөйли башласа, сәгатьләр буе татар сәнгате, мәдәнияте турында гына түгел, фарсы, Үзәк Азия мәдәнияте турында да сөйли иде», - диде ул.
Татарстан Рәссамнар берлеге рәисе Анатолий Крылов Розалина Шаһиеваны күпкырлы шәхес дип атады. «Дөньяга гадәти булмаган күзаллавы бар иде һәм шуның белән дә аерылып торды. Рәссам буларак, һәр эшкә бәя бирә ала иде. Аның белән аралашу һәм сөйләшү кызык булды. Розалина Гомәровнаны беркем белән дә чагыштырып булмый. Һәрчак теләктәшлек белдереп торды», - диде ул.
Розалина Шаһиева Курган зират комплексында җирләнде.
- Шагыйрә һәм сәнгать белгече Розалина Гомәр кызы Шаһиева 1945 елның 28 июлендә Татарстанның Яшел Үзән районы Бишнә авылында туа. Балачак һәм мәктәп еллары Казанда уза. 1963 елда Казанның 80 нче мәктәбен тәмамлап, шул ук елны Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында белем ала.
- 1969 елдан 1991 елга кадәр Татарстан сынлы сәнгать музеенда эшли. Бакый Урманче, Фуад Вәлиев, Альфред Халиковлар җитәкчелегендә татар сынлы сәнгать ядкярләрен җентекләп өйрәнеп, республика Сынлы сәнгать музее тарихында беренче буларак, музейдагы татар милли көнкүреш сәнгате коллекцияләреннән махсус экспозиция төзүдә якыннан торып катнаша.
- 1991 елда Розалина Шаһиева «Казан» милли мәдәни үзәгенә эшкә күчә, сәнгать белгече һәм 1996 елдан Үзәк директорының фәнни эшләр буенча урынбасары сыйфатында элекке Ленин мемориалын татар халкының гамәлдәге даими мәдәни йорты-музее итеп үзгәртеп коруга үзеннән күп өлеш кертә. Монда сынлы сәнгать күргәзмәләре, әдәбият-сәнгать кичәләре, төрле милли тамашалар оештырыла. 1993–2001 еллар арасында Мәскәү, Венгрия, Гарәп Әмирлеге, Төркия, Иранда, Финляндиядә һәм Париждагы ЮНЕСКО бинасында тамашага куелган татар сынлы сәнгать күргәзмәләре дә нәкъ менә «Казан» милли мәдәни үзәгендә һәм Розалина Шаһиеваның якыннан катнашы белән оештырыла.
- Сәнгать белгече, шагыйрә Розалина Шаһиевага 78 яшь иде, ул 13 майда вафат булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз