Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Шаньдун Иҗтимагый фәннәр академиясе җитәкчесе Миңнехановны провинциягә чакырды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда уза торган «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» III халыкара форумы кысаларында Шаньдун провинциясе Халык сәяси консультатив советының Партия төркеме әгъзасы һәм бу провинциянең Иҗтимагый фәннәр академиясе рәисе Тан Чжоуянь әфәнде белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рөстәм Миңнеханов Татарстанның, Россиянең әйдәп баручы төбәкләренең берсе буларак, Россия белән Кытай арасындагы хезмәттәшлекне үстерүдә актив катнашуы турында сөйләде. Шулай ук Татарстан җитәкчелегенең Кытайга даими эш сәфәрләрен искәртте һәм узган елның октябрендә БРИКС саммитында катнашу өчен Си Цзиньпин рәислегендәге Кытай делегациясенең Казанга сәфәрен тарихи вакыйга дип атады.
Татарстан Рәисе эш нәтиҗәләренең яхшы булуын искәртте. 2024 елда товар әйләнеше 3,3 млрд АКШ долларыннан арткан. Ул Татарстанның Шаньдун провинциясе белән мөнәсәбәтләре тарихына аерым тукталды. Бу республика 2008 елда ук хезмәттәшлек турында килешү имзалаган беренче Кытай провинциясе иде (хәзер тагын җиде провинция белән килешү имзаланды – бу Сычуань, Хунань, Аньхой, Чжэцзян, Хэйлунцзян, Чунцин, Цзянси). Миңнеханов үзе берничә тапкыр Шаньдун провинциясендә булды - 2008, 2014, 2017 һәм 2018 елларда.
Очрашу барышында Рөстәм Миңнехановны янә Шаньдун провинциясенә чакырдылар. «Чакыруны рәхәтләнеп кабул итәм, безгә мөнәсәбәтләребезне ныгытырга кирәк», - дип җавап бирде Татарстан Рәисе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз