news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сәнәгать министрлыгында мәҗбүри мәктәп формасы кертеләчәкме-юкмы икәнен әйттеләр

РФ Мәгариф министрлыгында бердәм мәктәп формасын расламадылар, дип хәбәр иттеләр ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында.

«Уку йортлары элеккечә үк, ата-аналар һәм укучыларның фикерен исәпкә алып, киемнең тышкы күренешенә, төсенә һәм фасонына таләпләрне мөстәкыйль рәвештә билгели ала («Россия Федерациясендә мәгариф турында»гы 273нче Федераль законның 38 маддәсе). Киемдә шулай ук белем бирү оешмасының аерым билгеләре (эмблемалар, символикалы фурнитура һәм башка декоратив элементлар) булырга мөмкин», – дип аңлаттылар республика министрлыгында.

Шулай ук ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында 2025 елның 3 сентябреннән Россиядә мәктәп формасы өчен Россия сыйфат системасы һәм РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы карамагындагы Текстиль һәм җиңел сәнәгать инновацион үзәге тарафыннан эшләнгән ГОСТ үз көченә керәчәк, дип өстәделәр. Ләкин ул фасон һәм төскә түгел, ә киемнең сыйфатына кагыла.

«ГОСТ нигезендә, мәктәп формасы һаваны яхшы үткәрә һәм аллергия китереп чыгармый торган тукымалардан тегелергә тиеш. Шулай ук эчлек материалларның, фурнитураның характеристикалары һәм типик балалар фигураларының үлчәмнәренә төгәл тәңгәл килүе катгый рәвештә регламентлана. Бу стандарт балаларны сыйфатсыз һәм уңайсыз киемнән, ә ата-аналарны акчаны артык сарыф итүдән яклауга юнәлдерелгән. Әлеге ГОСТ аяк һәм спорт киемнәренә кагылмый», - дип хәбәр иттеләр ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында.

Министрлыкта «Бросско» компаниясе, «Ирэн» тегү остаханәсе, «Школьная мода» ҖЧҖ, «Триада» ҖЧҖ, «Кукмара тегү фабрикасы» АҖ, «Түбән Кама тегү фабрикасы» АҖ һәм «Унисервис-Успех+» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең «Школьная форма» ательесы Татарстанда мәктәп формасын җитештерүче иң зур компанияләр булуын искәрттеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot