Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Эфиопия Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе булды
Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Эфиопиянең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Генет Жирру белән очрашу булды. Фикер алышуда шулай ук Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Премьер-министр урынбасары – республика сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, шулай ук Татарстан предприятиеләре вәкилләре катнашты.
Очрашу барышында Олег Коробченко Татарстанның сәнәгать потенциалын тәкъдим итте.
«Татарстан белән Эфиопия арасындагы тышкы сәүдә әйләнеше, кызганычка каршы, булган бөтен потенциалны чагылдырмый, – диде ул. – Хезмәттәшлекнең төп юнәлешләренең берсе булып үзара тәҗрибә уртаклашу торырга мөмкин – бу мәгълүмати технологияләр, электроника җитештерү, машина төзелеше, җиңел сәнәгать һәм сәламәтлек саклау өлкәләренә кагыла. Эфиопия һәм Татарстан ике яклы икътисади үсешне ныгыту өчен бер-берсенең ресурсларыннан һәм белемнәреннән файдалана ала. Без үзара файдалы хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләрен ачыклау максатыннан Эфиопиянең сәнәгать потенциалын өйрәнү белән кызыксынабыз».
Шулай ук Татарстан белән Эфиопия арасында үзара элемтәләрне ныгыту һәм партнерлыкны үстерү юллары турында да фикер алышу булды.
Мондый очрашулар тышкы икътисади багланышларны үстерүгә юнәлтелгән «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проектының максатларына ирешүгә ярдәм итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз