news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Samsung компаниясе үзе җитештергән Galaxy Note смартфоннарын кулланмаска өнди

Җайланма янгын чыгарырга мөмкин, диелә компания тараткан хәбәрдә.

(Казан, 11 октябрь, "Татар-информ"). Көньяк Кореянең Samsung компаниясе кулланучыларны үзе җитештергән Galaxy Note 7 смартфоннарыннан баш тартырга чакыра. Компания җайланмаларның кинәттән яна башлау ихтималы бар, дип хәбәр тараткан. Бу хакта ВВС яза. 

Компания шулай ук әлеге смартфонны башка сатмаска ниятләвен белдергән.

Кулланучылар телефоннарның януы һәм алар эчендәге батарейкаларның шартлавы турында хәбәр иткәннән соң, Samsung сентябрь аенда 2,5 млн данә смартфоннарны алыштырган.

Әмма алыштырылган кайбер җайланмаларның да яну очраклары теркәлгән. Мәсәлән, Кентуккидан берәүнең смартфоны йокы бүлмәсендә шартлап, яна башлаган. АКШта исә җайланма очкыч салонында төтен чыгара башлау сәбәпле, пассажирларны очкычтан эвакуацияләргә туры килгән.

"Кулланучылар өчен куркынычсызлык безнең төп приоритет булып кала бирә. Тикшерү тәмамланганчы Samsung барлык клиентларыннан смартфоннарны сүндереп торуларын үтенә", - диелә компания тараткан хәбәрдә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100