news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шәмсия Җиһангирова Төркиядә халыкара төрки шигърият фестивалендә катнаша

Төркия язучылар берлеге оештырган шигырь фестиваленә 30дан артык илдән 80ләп шагыйрь чакырылган.

Шәмсия Җиһангирова Төркиядә халыкара төрки шигърият фестивалендә катнаша
Төркия язучылар берлеге

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, «Болгар» радиосы тапшырулары алып баручысы, шагыйрә Шәмсия Җиһангирова Төркиядә XIV халыкара төрки шигърият фестиваленә чакырылган. Бу хакта шагыйрь Рәмис Аймәт хәбәр итә.

XIV халыкара төрки шигърият фестивале быел 9-11 июнь көннәрендә Истанбулда үткәрелә. Оештыручылар әйтүенчә, анда 30дан артык илдән 80гә якын шагыйрь чакырылган.

Халыкара төрки шигърият фестивале 1992 елдан бирле үткәрелеп килә. Аны Төркия язучылар берлеге оештыра. Фестивальдә Австрия, Азәрбайҗан, Башкортстан, Болгария, Бельгия, Германия, Греция, Грузия, Гыйрак, Иран, Казахстан, Косово, Кыргызстан, Македония, Молдовия, Нидерландия, Румыния, Татарстан, Таҗикстан, Төрекмәнстан, Төньяк Кипр, Кырым, Үзбәкстан кебек илләрнең танылган шагыйрьләре катнаша.

Ике елда бер оештырылучы халыкара төрки шигърият фестиваленең беренчесе Төркиянең Бурса һәм Конья калаларында уздырылган булса, аннан соңгылары - төрки республикаларның башкалаларында, 2015 елда Казанда үткәрелде.

«Төрки шигърият бәйрәме төрки телләрдә иҗат итүче шагыйрьләрне бер учак тирәсенә җыйнау, бер-беребезнең поэзиясен тану, таныту максаты белән үткәрәлә. Төрки телле шигырьләрнең үзенчәлекләре, киләчәге, төрки халыкларның шигырьгә булган мөнәсәбәтләренә кагылышлы фикер алышулар оештырыла. Фестивальнең өч төрле махсус премиясе бар, жюри тарафыннан бәяләнгән шигырь авторларына әлеге премияләр тапшырыла. Быел ул премияләр Зыя Паша, Сезаи Каракоч, Бәхтияр Ваһапзадә истәлегенә тапшырылачак», - дип сөйләде Төркия язучылар берлеге рәисе Муса Кязым Арыҗан.

Алдагы елларда үткәрелгән халыкара төрки шигърият фестиваленә Татарстаннан Сания Әхмәтҗанова, Халисә Мөдәррисова, Булат Ибраһимов, Рәмис Аймәт, Чулпан Зариф-Четин, Рифат Сәлах, Фәйрүзә Мөслимова катнаштылар. 2017 елда Төркестанда оештырылган фестивальдә Рәмис Аймәт Хөсәен Байкара исемендәге премиягә лаек күрелде. 2013 eлда Кыргызстанның Бишкек шәһәрендә уздырылган әлеге чарада Рифат Сәлахка Намык Кемаль исемендәге премия тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100