Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Шәмсия Җиһангирова Төньяк Кипр Республикасында «Шигъри ахшамнар» фестивалендә катнашты
Төркиянең Төньяк Кипр Республикасында төрки дөньяның I «Шигъри ахшамнар» фестивале булды. Бу дөньякүләм дәрәҗәле бәйрәмдә Татарстан Республикасыннан күренекле шагыйрә, язучы, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Шәмсия Җиһангирова катнашып, милләтебезне танытып кайтты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ул данлыклы «Кыйбла барлау» шигырен төрек һәм ана телебездә укып, 20дән артык илләрдән килгән каләмдәшләренә ирештерде. Автобуста тарихи урыннарга сәяхәт вакытында юлдашларын милли моңнарыбыз белән дә рухландырды.
Әлеге чарада Төркиянең Төньяк Кипр Республикасы Президенты Эрсин Татар шәхсән үзе катнашуы, шагыйрьләргә бүләкләрне үз кулы белән ирештерүе нур өстенә нур булды, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз