news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә үзмәшгульләр больничный түләүләрен августтан алачак

Россиядә үзмәшгуль гражданнар больничный кәгазьләре буенча беренче түләүләрне августта ук алачак. Россия Социаль фонды матбугат хезмәтендә РИА Новости агентлыгы соравына җавап итеп шулай дип белдерделәр.

Үзмәшгульләр өчен ирекле иминиятләштерү программасы 2026 елның гыйнварында гамәлгә ашырыла башлады.

Социаль фондта ачыклык кертүләренчә, программага гыйнварда кушылган экспериментта катнашучылар беренче түләүне февральдә керткән. Июль нәтиҗәләре буенча аларның больничный кәгазе буенча түләүләр алу хокукы барлыкка килә, әмма түләүләр больничный рәсми рәвештә ябылганнан соң августтан да иртәрәк килмәячәк.

Шулай ук фондта аңлатуларынча, түләүләр алу хокукы еллык взнос керткәннән соң алты ай узгач яки айлык иминият түләүләрен өзлексез түләгәннән соң барлыкка килә. Гамәлдәге кагыйдәләр буенча, взнослар программада теркәлгән айдан соң килүче айдан башлап күчерелә.

Программада үзенә эшләүче һәм һөнәри керемгә салым түләүче үзмәшгуль гражданнар катнаша ала. Катнашу өчен Социаль фондка гариза бирергә һәм вакытлыча эшкә яраксызлык очрагында иминият взносларын күчерә башларга кирәк.

Булачак түләүләр күләме сайланган иминият суммасына (35 мең яки 50 мең сум) бәйле. Ахыргы суммага шулай ук иминият стажы һәм программада катнашуның дәвамлылыгы да йогынты ясый.

news_right_1
news_right_2
news_bot