news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самосырово чүплегендә агачлар утырталар һәм күпьеллык үләннәр чәчәләр

"Самосырово" - Татарстан территориясендәге мәйданы 32 гектар булган иң зур чүплек.

Самосырово чүплегендә агачлар утырталар һәм күпьеллык үләннәр чәчәләр
Ильнар Тухбатов/архив

(Казан, 24 сентябрь, “Татар-информ”). Казанда Самосырово чүплеген рекультивацияләүнең биологик этабына шәһәр бюджетыннан 44 млн сумнан артык акча тотылачак. Заказчысы - шәһәрнең торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты. Бу хакта Дәүләт сатып алулары сайтында хәбәр ителә.

Техник бирем буенча, чүплекнең өске ягыннан һәм ян якларына уңдырышлы туфрак катламын салырга, анда күпьеллык үләннәр чәчәргә һәм органоминераль ашламалар белән тукландырырга планлаштыралар. Шулай ук планда 1,1 меңнән артык агач һәм куак утырту бар.

  • "Самосырово" - Татарстан территориясендә иң зур чүплек. Аның мәйданы - 32 гектар, биеклеге - 45 метр. Чүплекне рекультивацияләүне 2018 елның февраленнән бирле “Русремстрой” подрядчысы башкара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100