news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самосырово чүплеге урынына үлән чәчеп, сирень куаклары утыртачаклар

Биредә күмелгән чүп-чарның гомуми авырлыгы 45 миллион тоннага җитә.

Самосырово чүплеге урынына үлән чәчеп, сирень куаклары утыртачаклар
Ильнар Тухбатов

(Казан, 3 апрель, «Татар-информ»). Самосырово чүплеген техник ысуллар кулланып кулланышка яраклы итү - рекультивацияләү этабын 26 апрельдә төгәлләячәкләр. Казан Башкарма комитетының Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин Самосырово полигонына матбугат туры барышында журналистларга шул хакта хәбәр итте.

«Без рекультивациянең беренче этабын төгәлләп киләбез. Полигонда сөзәклекләр ясадык, грунтны күчердек, чүплекнең бөтен өслеген пленка белән капладык һәм аңа бер метр калынлыгында балчык тараттык», - диде Искәндәр Гыйниятуллин.

Татарстанда иң зурлардан саналган Самосырово полигоны 32 гектар мәйданны били. Биредә күмелгән чүп-чарның гомуми күләме 45 миллион тоннага җитә. Рекультивациягә кадәр чүплекнең биеклеге 45 метрдан артып киткән. Полигонда рекультвация эшләрен «Русремстрой» оешмасы узган елның февраленнән бирле башкара.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100