news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самолетта кайтарылмый торган билетлар өчен 5 килограмм йөк алырга рөхсәт ителә

Самолетта хатын-кыз сумкалары, ир-ат портфельләре, өске киеме, бала ризыгы, коляска, чәчәк бәйләме, рюкзак һәм дарулар алырга рөхсәт ителә.

(Казан, 10 октябрь, "Татар-информ"). Россия  Транспорт министрлыгы самолетта кайтарылмый торган билетлар өчен 5 киолограмм түләүсез йөк алырга рөхсәт итә. Бу хакта ТАСС агентлыгы җиткерә.

Министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә,хәзер самолетка үзең белән алырга мөмкин булган әйберләр исемлеге арткан. Анда хатын-кыз сумкалары, ир-ат портфельләре, өске киеме, бала ризыгы, коляска, чәчәк бәйләме, рюкзак, дарулар һәм duty freeда алынган товарлар бар. Бер пассажирга кулдагы минималь йөк 5 киолограммнан артмаска тиеш.

Россия транспорт министры Максим Соколов сүзләренчә, авиакомпанияләргә йөксез кайтарылмый торган билетлар сату мөмкинлеге бирүне рөхсәт иткән канун нигезендә,  компания авиабилетлар бәясен 20 процентка кадәр киметкән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100