news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дамир Йосыпов Свердловск өлкәсендә мәчет төзелеше турында сөйләде

Дамир Йосыпов Свердловск өлкәсендә мәчет төзелеше турында сөйләде
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Биш ел элек акчарлаклар көтүе белән бәрелешкәннән соң Мәскәү янында кукуруз басуына самолетны уңышлы утырткан Россия Герое, «Урал авиалинияләре» экипажы командиры Дамир Йосыпов «РИА Новости»га Свердловск өлкәсе Полевской шәһәрендә (Йосыпов биредә гаиләсе белән яши) мәчет төзү эшенә һәм акча җыюга актив ярдәм итүе турында хәбәр иткән.

«Без ун елдан артык бөтен гаиләбез белән Свердловск өлкәсе Полевской шәһәрендә яшибез. Монда мәчет юк иде. Моннан берничә ел элек җир участогы бүлеп бирделәр, мөселман гыйбадәтханәсе салырга рөхсәт иттеләр. Мин, мәхәллә кешесе буларак, булдыра алганча ярдәм итәм. Изге эшкә ярдәм итәргә теләүчеләр бик күп, кешеләр акча җыюда да, төзелештә дә актив катнаша. Мин Раменский районында булган хәлдән соң (самолетны кукуруз басуына утыртканнан соң – ред.) Аллаһ Тәгалә турында күп уйладым, минем бүгенге эшләремнең күбесе шул вакытта кешеләрне коткаруым белән бәйле. Бу тормышта эшләргә, үз рәхәтеңә генә яшәргә түгел, Аллаһ Тәгалә белән аралашу өчен мәчет төзергә кирәк, дип саныйм», - дип сөйләгән Йосыпов «РИА Новости»га.

news_right_1
news_right_2
news_bot