news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самолетларда 100 миллилитрдан күбрәк күләмдә балалар ризыгы алырга рөхсәт ителәчәк

Россия Транспорт министрлыгы самолетларга 100 миллилитрдан артык күләмдәге контейнерларда балалар ризыгы һәм ана сөте алырга рөхсәт итәчәк. Бу хакта РИА Новости хәбәр итте.

Хәзерге вакытта гомуми кагыйдә гамәлдә, аның нигезендә пассажирлар сыеклыкларны 100 миллилитрдан да артмаган, гомуми күләме бер литрга кадәр җиткерә ала.

Транспорт Министрлыгында хәзер тиешле боерыкка төзәтмәләр кертү буенча эш алып барылуын аңлаттылар. Үзгәрешләр балалар туклануын, ана сөтен дә кертеп, очу вакытында кирәкле күләмдә, билгеләнгән лимитка карамастан, 100 мл күләмендә алып бару мөмкинлеген күздә тота.

Документ профильле ведомстволар белән килештерелә һәм агымдагы елда кабул ителер дип көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot