Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Самолетлар төзүче хезмәт династиясе: Илгә кирәк булгач, бөтен көчне куярга кирәк
Бүген «ТНВ-Татарстан» студиясенә «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафонында катнашырга С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводында тырышлык куйган хезмәт династиясе килде.
Династиянең гомуми хезмәт стажы 190 елга якын. Иң элек заводтагы эшчәнлекне 1958 елда Клавдия Андреева башлаган. Аннары аның кызы – инженер-технолог Светлана Пименова, оныклары Ксения һәм Дмитрий Пименовлар әбиләренең эзеннән киткән.
Дмитрий Пименов – заводның алдынгы система адмнистраторы. «Балаларым да династияне дәвам итәр дип ышанам. Мин заводка килгәндә, әтием дә шунда эшләде. Физика-математика лицеен тәмамлагач, башта көндезге бүлеккә документлар тапшырган идем, аннары әтидән эшләп укып булу мөмкинме дип сорадым. Ул «әйе» дигәч, кичке бүлеккә күчтем һәм заводка урнаштым. Хәзер ул безнең гаилә өчен икенче йорт кебек. Завод һөнәри үсеш өчен бөтен мөмкинлекләрне бирә», – диде 2007 елдан бирле эшләүче Дмитрий.
Ул заводта эшләү җиңел булмаса да, аларның илгә кирәк булуын ассызыклады. «Илгә кирәк булгач, бөтен көчне куярга кирәк. Үзебез төзегән яңа ТУ-214 самолетларының һавага күтәрелүен күргәч, күңелләр үсеп китә», – диделәр Пименовлар.
Алар республикада уку, эшләү өчен мөмкинлекләр күп булуын һәм гаиләләре белән сайлауга барганнарын әйттеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз