Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин самолетын Астанага кадәр Казахстан истребительләре озата барган
Астанага дәүләт визиты белән килгән Россия Президенты Владимир Путин самолетын Казахстан һава һөҗүменнән саклану көчләре истребительләре озата барган. Бу хакта Казахстан Президенты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Казахстан дәүләт чиген үткәннән алып Астана аэропортына төшеп утырганчыга кадәр Россия Президенты самолетын Казахстан Республикасы Һава һөҗүменнән саклану көчләре истребительләре озата барды», – дип хәбәр иттеләр матбугат хезмәтендә.
Аэропортта Россия лидерын Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаев каршы алган.
Путинның Астанага сәфәре 27 майдан 29 майга кадәр дәвам итәчәк. Яклар ике яклы хезмәттәшлек, шулай ук Евразия икътисади берлеге эшчәнлегенә бәйле мәсьәләләр турында фикер алышыр дип көтелә. Евразия икътисади берлеге чаралары бу көннәрдә Казахстан башкаласында да уза.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз