news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самолет бортында һава маршаллары тәртип саклаячак

ЭЭМ махсус хезмәт булдырырга тәкъдим итә

  (Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Эчке эшләр министрлыгы инициативасы буенча Россиядә һава маршаллары махсус хезмәтен булдыру планлаштырыла: алар самолетлар бортында тәртип саклаячак. Маршаллар мундирда түгел, ә гражданнар киемендә булачак һәм теге яки бу рейска очу алдыннан пассажирларны җентекләп күзәтәчәк.

Бу инициативаны белдерүгә, самолетларда һәм аэропортларда җәнҗал, гауга чыгару очраклары арту сәбәп булган. ЭЭМ нда барлык авиакомпанияләр өчен бердәм хезмәт оештырырга тәкъдим итәләр.

ЭЭМ, махсус хезмәт булуга, бортларда тәртип урнашачак, дип күзаллый. Барлык рейсларны да озата барырга мөмкин булачак. Хәзер авиакомпанияләрнең һава маршаллары "кайнар линияләр" буенча, мисал өчен, Мисырга гына оча.

Әмма, закон чыгаручылар ЭЭМ тәкъдименә сак карый, чөнки ул салым түләүчеләрнең кесәсенә сугачак, файдасы да аз булачак, дип саныйлар, диелә «Известия» газетасында.

news_right_1
news_right_2
news_bot