news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самокат һәм велосипедтан егылып башлары җәрәхәтләнгән 20 баланы хастаханәгә салганнар

Май аеннан башлап шундый бәрелүләр белән хастаханәгә мөрәҗәгать иткән балалар саны ун тапкыр күбрәк.

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанның Балалар Республика клиник хастаханәсенә велосипедта һәм самокатта йөргәндә егылып баш һәм умыртка баганасы имгәнгән 20 баланы хастаханәгә салганнар, ә май аеннан башлап шундый бәрелүләр белән хастаханәгә ун тапкыр күбрәк бала мөрәҗәгать иткән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә табиб-нейрохирург, Балалар Республика клиник хастаханәсенең нейрохирургия бүлеге мөдире Владимир Иванов сөйләде.

«Әгәр без амбулатор мөрәҗәгатьләрне генә алабыз икән, алар 200дән артык иде. Самокатларда һәм велосипедта йөргәндә егылган 20 бала — авыр җәрәхәтләр алган балалар», — диде спикер.

Нейрохирургия бүлегенә, кагыйдә буларак, баш һәм умыртка баганасы авыр җәрәхәтләре алган балалар килә. Табиб хәзер бу бүлеккә, барыннан да элек, нәкъ менә велосипедларда һәм самокатларда йөргәндә саклану чараларын кулланмаган балалар эләгүен искәртте.

«Баш миенә зыян килгән, умыртка баганасы сынган балалар эләгә, ләкин, нигездә, бу баш мие селкенү, җәрәхәтләнү, сыну — дәвалана торган чирләр. Әмма аның авыр нәтиҗәләре булырга мөмкин», — диде Владимир Иванов.

Белгеч мондый имгәнүләрнең инвалидлыкка китерергә мөмкин булуын искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100