Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Донецк Халык Республикасы медиахолдингы вәкилләре «Татмедиа» бинасында булды
Донецк Халык Республикасының Республика медиахолдингы җитәкчеләре «Татмедиа» АҖ бинасында булды. Эшнең масштаблары һәм оештыру дәрәҗәсе аларда зур тәэсир калдырды.
«Татмедиа» – яхшы эшли торган бик җитди структура: без социаль челтәрләр, студияләр, матбугат үзәге белән таныштык. Сезнең күп кенә газета-журналлар дөнья күрә, телевидение үскән – бездә мондый күләм юк, шуңа күрә моның барысы белән дә танышу аеруча кызыклы булды», – дип белдерде Донецк Халык Республикасының Республика медиахолдингы генераль директоры Николай Черкашин.
Медиаменеджер сүзләренчә, Донецк холдингы хезмәткәрләре тәҗрибә туплау өчен озак вакыт дәвамында Россия гаммәви мәгълүмат чараларын өйрәнгән һәм нәтиҗәдә Татарстан медиасын сайлаган.
«Без Россиянең юридик кырына әле керә генә башладык, яңа шартларда эшләү тәҗрибәбез әлегә юк. Кемнән өйрәнергә дип уйлаганда, күп кенә вариантларны карадык һәм нәкъ менә монда иң алга киткән медиаберләшмә дигән нәтиҗәгә килдек. Һәм ялгышмадык», – дип өстәде Донецк медиахолдингы генераль директорының беренче урынбасары Владимир Емельянов.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз