news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казандагы Россия - АСЕАН саммиты: 18 июньдә төп вакыйгалар

Казандагы Россия - АСЕАН саммиты: 18 июньдә төп вакыйгалар
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Россия – АСЕАН саммитының төп чаралары 18 июньдә «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә узачак. Россия Президенты ярдәмчесе Юрий Ушаков элегрәк шул хакта хәбәр иткән иде.

Иртән Россия Президенты Владимир Путин форумда катнашучы илләрнең делегация башлыкларын каршы алачак. Шуннан соң лидерлар бергәләп фотога төшәчәк.

Пленар утырыш көннең төп вакыйгасы булыр дип көтелә, аны саммит рәистәшләре – Россия Президенты Владимир Путин һәм Филиппин Президенты Фердинанд Маркос ачып җибәрә. Ачык өлештән соң фикер алышу ябык форматта дәвам итәчәк.

Алга таба программада делегация башлыкларының эшлекле иртәнге ашы каралган, аның барышында Евразиядәге интеграцион процесслар мәсьәләләр хакында фикер алышу ниятләнә.

Моннан тыш, 16-19 июньдә Казанның Уникаль осталык үзәгендә саммитка багышланган «Татарстанда эшләнгән» күргәзмәсе уза. Анда республиканың әйдәп баручы предприятиеләре продукциясе һәм технологик эшләнмә үрнәкләре, шулай ук Татарстанның сәнәгать, фәнни, медицина һәм туристлык потенциалы экспозицияләре тәкъдим ителгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot