Татар теле – ул минем туган телем. Иң беренче әйткән сүзләрем дә татарча булган, телем туган телемдә ачылган. 35нче лицейда белем ала башлагач, 5нче сыйныфтан ел саен татар теле һәм татар әдәбияты олимпиадаларында катнашып, урыннар алдым.
Татар теле укытучысы, имтиханга һәм олимпиадаларга әзерләгән укытучым –Яруллина Гөлүсә Сәетгәрәевна. Кышын укытучым: «Татар теленнән дә БДИ биреп була бит», – диде. Мин аның фикерен ишетеп, татар теленнән дә БДИ биреп карарга уйладым. Шушы олимпиадалардан соң татар теленнән БДИ тапшыру – минем өчен бер матур финал кебек булды.
Татар теленнән тыш, рус теле, җәмгыять белеме, информатика фәннәрен сайладым. Үземне IT өлкәдә күрәм, шушы өлкәдә белем аласым килә. Шуңа күрә татар теленнән имтиханны үзем өчен, белемнәремне тикшерү өчен бирдем. Ләкин югары уку йортына укырга кергәндә документларны берничә җиргә биреп була, мин бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмаячакмын. Кем белә, бәлки, нәкъ менә татар теле белән бәйле белгечлекне сайлармын? Уңыш ничек елмая инде, – ди ул.
Татар теленнән бердәм дәүләт имтиханын тапшырган укучылар белән «Интертат» хәбәрчесе Зилә Мөбәрәкшина сөйләште.