Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Шамил Халитов: Томск өлкәсендә татарлар кимемәде - җанисәп нәтиҗәләре ышанычлы түгел
2021 елгы җанисәптә Томск өлкәсендәге татарлар саны 2010 ел белән чагыштырганда 39 процентка кимегән.
Томск өлкәсендәге «Татар мәдәният үзәге» директоры Шамил Халитов төбәктә татарлар саны кимемәгәнен һәм җанисәп нәтиҗәләре ышанычлы түгеллеген белдерде.
2021 елда узган җанисәп мәгълүматлары буенча Томск өлкәсендә татарлар саны 2010 ел белән чагыштырганда 6671гә яки 39 процентка кимегән. 2010 елда 17029 кеше татар булып язылган булса, 2021 елда 10358 калган.
«Җанисәп нәтиҗәләре Россиядә, шул исәптән Томск өлкәсендә, татарлар саны кимүен күрсәтә, ләкин без бу саннарга ышанмыйбыз – алар объектив түгел. Мин өлкәдә элеккечә 16 меңнән артык татар яши дип саныйм. Бездә күп кешегә җанисәп алучылар килмәде. Өлкәннәр Дәүләт хезмәтләре порталы аша анкета тутырмады. Томск районында яшәгән кешеләр, ә анда татарлар күп исәпләнә, җанисәп алучылар килмәде диделәр. Кичә татар активистлары белән җыелышып алган идек. Алар да шул сүзне әйтә», - диде Шамил Халитов «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Шамил Халитов фикеренчә, киләчәк җанисәпләрдә татарлар саны кимемәсен өчен гадел исәпләү кирәк. «Җанисәп алучылар Советлар Союзы заманындагы кебек, һәр йортка кергән очракта гына, җанисәп нәтиҗәләре ышаныч уята ала», - диде Томск өлкәсендәге «Татар мәдәният үзәге» директоры.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз