Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Шамил Усманов истәлегенә театраль-музыкаль кичә әзерләнә
Күренекле язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Шамил Усмановның тууына 125 ел тулыга багышланган «Сынган канат» дип аталган театраль-музыкаль кичә әзерләнә. Ул иртәгә – 20 декабрьдә 18.00 сәгатьтә Милли китапханәдә күрсәтеләчәк.
«Кичә өчен язучының трагик язмышыннан күренешләр театральләштерелә. Аларда Камал театры артистлары катнаша. Театраль-музыкаль кичәнең төп геройлары – Шамил Усманов һәм тикшерүче. Тамаша ике геройның тормышчан бәхәсенә корылган», – дип хәбәр итә Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге.
Сценарий авторы – Хәбир Ибраһим. Режиссер – Лилия Әхмәтова.
Кичә Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз