news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шамил Тарпищев яңадан Халыкара олимпия комитеты әгъзасы итеп сайланды

Шамил Тарпищев яңадан Халыкара олимпия комитеты әгъзасы итеп сайланды
Фото: tennis-russia.ru

Россия Теннис федерациясе президенты Шамил Тарпищев яңадан Халыкара олимпия комитеты әгъзасы итеп сайланды. Бу хакта ТАСС агентлыгы оешманың матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Сайлаулар бүген, 20 мартта, Грециядә Халыкара олимпия комитетының 144нче сессиясендә узды. Нәтиҗәләр буенча, 104 кеше Тарпищевны яклап тавыш бирде, бер кеше каршы булды.

Искәртеп үтәбез, Шамил Тарпищев 1994 елдан бирле Халыкара олимпия комитеты әгъзасы. Ул 1999 елдан Россия Теннис федерациясен җитәкли. Узган елның 7 декабрендә Тарпищев бу вазифага яңадан сайланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100