news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шамил Тарпищев: «Россия» күргәзмәсе һәм анда төбәкләр көннәре традициягә әверелергә тиеш

Шамил Тарпищев: «Россия» күргәзмәсе һәм анда төбәкләр көннәре традициягә әверелергә тиеш

«Россия» халыкара күргәзмә-форумы һәм аның кырларында төбәкләр көннәре кебек вакыйгаларны үткәрү традициягә әверелергә тиеш. Бу хакта «Татар-информ» белән әңгәмәдә Россия Теннис федерациясе президенты Шамил Тарпищев сөйләде.

«Бу традиция булырга тиеш, мин кичә Мордовия көнендә булдым, шуңа күрә минем өчен бу әһәмиятле вакыйга. Бу шактый зур бәйрәм», - диде агентлык әңгәмәдәше.

Искәртик, Татарстан күргәзмәсе Мәскәүдә ВДНХның биш мәйданчыгында тәкъдим ителә. Экспозиция Татарстанның сәнәгать, авыл хуҗалыгы икътисад, медицина, мәдәният һәм туризмда әһәмиятле казанышларын күрсәтәчәк. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов килә.

Шамил Тарпищев шулай ук Татарстанның барлык спорт төрләрен үстерүгә системалы якын килүенә сокланды. Ул билгеләп үткәнчә, төбәктә бик күп халыкара ярышлар уза.

«Татарстанда уникаль хәл - барлык спорт төрләре үсә, Россиянең бер генә төбәгендә дә бу юк. Һәм системалылык, аның буенча һәр спорт төре үсеш ала, сокландыра», - диде РФ Теннис федерациясе президенты.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Мәскәүдә «Россия» форумына Татарстан көнендә катнашу өчен кунаклар килә башлады. Мәйданда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100