news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Шамил Тарпищев Әлмәт футбол командасы белән очрашты

Шамил Тарпищев Әлмәт футбол командасы белән очрашты
Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте

Халыкара олимпия комитеты әгъзасы, Россия Теннис федерациясе президенты Шамил Тарпищев Әлмәткә килде. Чара «Алан» футбол манежында узды, анда башка шәһәрләрдә мондый спорт корылмаларын алга таба үстерү һәм төзү белән бәйле мәсьәләләр тикшерелде. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Ул Әлмәт Теннис федерациясенә нигез салучы һәм президенты Виктор Смыков һәм район Башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Каюмов, шулай ук Әлмәт футбол командасы белән дә очрашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot