news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Шамил Шәяхмәтов: Санкт-Петербургта татар театрына игътибар үскәнен күзәтәбез

Питер татар театры үзенең икенче спектаклен чыгарып, аны тамашачыга тәкъдим итте. Татарстанның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Шамил Шәяхмәтов шәһәрдә татар театры белән кызыксыну артуы турында белдерә.

Шамил Шәяхмәтов: Санкт-Петербургта татар театрына игътибар үскәнен күзәтәбез
Фото: Татарстанның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге матбугат хезмәте

«Татарстанның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге Герцен исемендәге Россия дәүләт педагогика университеты белән килешү төзеде һәм алга таба хезмәттәшлек итү турында сөйләште. Республика мәктәпләре өчен кадрлар әзерләү, яшьләр белән эшләүдән башлап, мәдәни-гуманитар юнәлешне дә үз эченә алган сөйләшүләр иде ул. Питер татар театры да шушы килешү эченә бик туры килә.

Санкт-Петербургта татар театрына игътибар үскәнен күзәтәбез. Татарча аз белгән һәм бөтенләй белмәгән татарларның да татар спектакльләре белән кызыксынганлыгы күренә.

Сезне театрның уникаль меценаты Виктор Сивов белән таныштырасым килә. Театрның беренче спектакле аңа шулкадәр охшаган – ул төп меценатларның берсе буларак катнаша. Чөнки театрның үзешчәннәрдән тупланганын барыгыз да белә. Алар барысын да үз хисапларына булдыралар. Шуңа да искәртеп үтәм: һәр тамашачы театрга матди ярдәм күрсәтә ала. Спектакль карарга килүегез өчен барыгызга да рәхмәт. Күбегез белән Кариев театры гастрольләрендә дә, «Былбыл» театры чараларында да очрашып торабыз», – ди ул.

«Татар-информ»ның мәдәни күзәтүчесе Рузилә Мөхәммәтова Санкт-Петербургка барып, әлеге спектакльне карап кайтты һәм «Интертат» сайты өчен язма әзерләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot