news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шамил Шәяхмәтов: Санкт-Петербург татарлары татар спектакльләренә яратып йөри

Шамил Шәяхмәтов: Санкт-Петербург татарлары татар спектакльләренә яратып йөри
Фото: Рузилә Мөхәммәтова

Санкт-Петербург шәһәренең Питер татар театры икенче спектаклен чыгарды – үз тамашачысына «Ташкын» драмасын тәкъдим итте. Спектакль Герцен исемендәге Россия дәүләт педагогика университеты залында барды.

«Татарстанның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге Герцен исемендәге Россия дәүләт педагогика университеты белән килешү төзедек һәм алга таба хезмәттәшлек итү турында сөйләштек. Республика мәктәпләре өчен кадрлар әзерләү, яшьләр белән эшләүдән башлап, мәдәни-гуманитар юнәлешне дә үз эченә алган сөйләшүләр иде ул. Питер татар театры да шушы килешү эченә бик туры килә», - диде Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Шамил Шәяхмәтов спектакль алдыннан тамашачыга мөрәҗәгать итеп.

«Санкт-Петербургта татар театрына игътибар үскәнен күзәтәбез. Татарча аз белгән һәм бөтенләй белмәгән татарларның да татар спектакльләре белән кызыксынганлыгы күренә», - дип дәвам итте ул.

Шамил Шәяхмәтов тамашачыга театрның уникаль меценаты Виктор Сивовны тәкъдим итә. Ул театр ачылганнан бирле аңа игътибар күрсәтә икән «Театрның беренче спектакле аңа шулкадәр охшаган – ул төп меценатларның берсе буларак катнаша. Чөнки театрның үзешчәннәрдән тупланганын барыгыз да белә. Алар барысын да үз хисапларына булдыралар», - диде ул.

Ул тамашачыга рәхмәт әйтеп, аларның күбесен Кариев театры гастрольләрендә дә очратуын, күбесенең «Былбыл» театры чараларына да йөрүен ассызыклады. Сүз уңаеннан, һәр тамашачының театрга матди ярдәм күрсәтә алуын искәртте.

Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән спектакль карарга килгән журналист, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының мәдәни күзәтчесе Рузилә Мөхәммәтова театрның икенче спектаклен каравын һәм коллективның үсешен күзәтүен әйтте. «Театрның катлаулы әсәргә алынып һәм профессиональ режиссер белән эшләп профессиональлеккә йөз тота. Үзешчән артистлар алдына катлаулы бурычлар куелган һәм алар кызыклы образлар тудыра алганнар», – дип бәяләде ул коллективның эшен.

«Ташкын» драмасының авторы – төрек драматургы Түнҗәр Җүҗәноглу. Спектакльнең режиссеры – Линар Хаҗиев.

Спектакльне тамашачы аншлаг белән карады. 300 урынлы зал тулы иде. Коллективка рәхмәт әйтергә сәхнәгә Казаннан килгән тамашачылар да күтәрелде һәм рәхмәтләрен җиткерде.

Коллектив бу әсәрне көзгә тагын бер кат тамашачыга күрсәтергә планлаштыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100