news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шамил Шәрифуллинның кызы Гүзәл Әбелханова: Әти бик тә ачык, якты, ягымлы кеше иде

Шамил Шәрифуллинның кызы Гүзәл Әбелханова: Әти бик тә ачык, якты, ягымлы кеше иде
Фото: © «Татар-информ» архивыннан

Композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Шамил Шәрифуллинның (1949-2007) истәлегенә багышлап, Айдар Ниязов җитәкчелегендәге Милли музыка оркестры камера концерты оештырды. Музыкаль кичә Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры — Татар китабы йортында үткәрелде.

«Әти бик тә ачык, якты, ягымлы кеше иде. Студентларын да кайгыртып яшәде: шәкертләре белән өйдә сәгатьләр буе өстәмә дәресләр үткәрә иде. Педагог буларак, минем белән дә шөгыльләнде (Гүзәл Әбелханова пианист белгечлеген үзләштерә – авт). Ул Төркмәнстанда туган, ә анда музыка мәктәбе булмаган. 17 яшендә Казанга килгәч, үзлегеннән музыкага тартыла: музыка училищесына укырга керә. Башкаручы буларак менә дигән баянчы иде ул. Укытучысы аны баянчы булырга әзерләгән, ә әти шул вакытта беренче әсәрләрен иҗат итә башлаган», – дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесе Зилә Мөбәрәкшинага композиторның кызы Гүзәл Әбелханова.

Аның әйтүенчә, искә алу концертын Милли музыка оркестры музыкантлары оештырырга булган. «Чөнки соңгы елларда аның әсәрләрен иҗаты белән таныш булган дирижерлар, хор белгечләре пропагандалый: хор өчен язылган әсәрләрен башкара. Әмма әтиемнең хор өчен язылган әсәрләреннән тыш, симфоник һәм камера оркестрлары өчен язылган әсәрләре дә бихисап. Милли музыка оркестры әтиемнең әсәрләрен башкарачагын белгәч, бик сөендем. Безнең мәдәниятебез үлми икән әле, дигән нәтиҗәгә килдем. Яшь музыкантлар бик тә кирәкле эш алып бара, Солтан Габәши, Мансур Мозаффаров һ.б. композиторларыбызның әсәрләрен табып, башкаралар. Бу бик тә шәп. Балалар, яшьләр классик әсәрләрне белеп, тыңлап үсәргә тиеш!» – диде ул.

Концерт Шамил Шәрифуллин әсәрләренең язмаларын тыңлау белән башланды. Композитор турында истәлекләр белән аның кызы Гүзәл Әбелханова уртаклашты. Ул, моннан тыш, Шамил Шәрифуллинның 1994 елда басылып чыккан «Борынгы халык моңнары» дип исемләнгән китабыннан мөнәҗәтләрне, бәетләрне фортепианода уйнап күрсәтте. Һәр әсәрне шәрехләп барды. «Бу төрле халык көйләрен берләштергән китап. Ул көйләр татарлар яшәгән төрле төбәкләрдән язып алынган. Әсәрне кем, кайда башкарганы теркәлгән. Мәсәлән, «Мөхәммәдиядән» көен Ульяновск өлкәсендә туган әбием – Кәримә Хәлимова җырлап күрсәткән булган», – диде Гүзәл Әбелханова.

«Шамил Шәрифуллинның бер ай элек туган көне иде. Музыкантлар белән җыелышып, аның истәлегенә кичә үткәрү теләге туды. Белүемчә, Татар хор Ассамблеясе бу елны Шамил Шәрифуллинга багышлый, шуңа күрә барлык хор коллективлары аның әсәрләрен башкара. Шамил Шәрифуллин хор коллективлары өчен әсәрләр язган композитор гына түгел, оркестрлар өчен дә иҗат иткән композитор, дигән фикерне әйтәсебез килде. Чөнки аның музыкасы бик тә үзенчәлекле. Ул татар музыкасы тарихында хор концерты, оркестр өчен концерт жанрларында әсәрләр язган беренче композитор. Концертта аның шушы жанрга караган әсәрләрен башкардык», – диде Айдар Ниязов.

Аның фикеренчә, Шамил Шәрифуллин көйләрне халык иҗатына таянып язган. «Халык авыз иҗатына мөрәҗәгать иткән ул. Аның оркестр өчен концерты элек татар халкында бәйрәм ителгән «Җыен» бәйрәменә багышланган. Шулай ук, аның авангард юнәлешендә язылган симфоник әсәрләре дә бар. Минемчә, ул Софья Гобәйдуллинаның симфоник әсәрләреннән бер дә ким түгел», – дип сөйләде Милли музыка оркестры җитәкчесе.

Концертта Шамил Шәрифуллинның шәкерте, композитор Илһам Байтирәкнең әсәрләре һәм Милли музыка оркестры җитәкчесе, яшь композитор Айдар Ниязовның композицияләре дә яңгырады.

  • Шәрифуллин Шамил Камил улы – композитор, педагог, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1992). 1949 елның 13 сентябре, Төрекмәнстан ССР, Чарджоу өлкәсенең Фараб бистәсендә туган. 2007 елның 25 декабрендә Казанда вафат булды. 1973 елда Казан консерваториясен (А.Лупповта композиция классы) тәмамлый. 1972–1982 елларда Идел буе халыклары музыкасы кабинеты мөдире була.
  • Композитор һәм педагог Шамил Шәрифуллинның өч хор концерты, 2 симфониясе, симфоник оркестр өчен концертлары, инструменталь әсәрләре һәм күпсанлы җырлары бар. «Мөнәҗәтләр» һәм «Авыл көйләре» исемле хор концертлары өчен 2005 елда Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. 1976-2001 елларда Казан консерваториясенең теория һәм композиторлык кафедрасында белем бирә, үз укучыларын тәрбияли. Шамил Шәрифуллин татар музыка этнографиясен үстерүгә дә зур өлеш кертә. Фольклор экспедицияләре оештыруда катнаша, аларның нәтиҗәләрен җыентык итеп бастыра.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100