Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Шамил Садыйков: Әгәр студентлар укып чыга икән, димәк, киләчәк бар!
КФУның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе дипломнарын тапшыру тантанасында «ТАТМЕДИА» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков «Гамәли филология: татар теле һәм әдәбияты, журналистика» юнәлешен тәмамлаучыларны котлады һәм КФУ белән биш ел бергә эшләүгә йомгак ясады. Бу хакта КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Садыйков үз чыгышында моннан биш ел элек, милли журналистика өлкәсендә белгечләр әзерләү программасы гамәлгә ашырыла башлаган вакытта, күпләр бу идеягә шикләнеп карады, дип белдерде. «Безгә беркем дә ышанмады - күпләр бу идеяне шаярту буларак кабул итте. Уйлаган әйберне тормышка ашыра алмаячаксыз, диделәр», - дип хатирәләре белән уртаклашты генераль директор. Әмма, аның сүзләренчә, узган биш ел моның киресен исбатлаган.
Садыйков билгеләп үткәнчә, бүген «ТАТМЕДИА» холдингының төрле редакцияләрендә әлеге институтны тәмамлаган 40ка якын кеше эшли. Ул моны милли кадрларга ихтыяҗның ачык дәлиле һәм укытучылар, студентлар, партнерларның уртак хезмәте нәтиҗәсе дип атады.
Генераль директор журналистларның яңа буыны алдында торган миссиягә басым ясады. «Халыкның мәгълүматны туган телендә алуы мөһим: сайтлар, газеталар, журналлар татар телендә нәшер ителергә тиеш. Моның өчен яхшы белгечләр кирәк, һәм нәкъ менә монда шундый профессионаллар әзерләнүенә куанмый мөмкин түгел», - диде ул.
Чыгышын тәмамлап, Шамил Садыйков залда утыручыларга милли журналистика үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде. «Әгәр студентлар укырга керә, укый һәм укып чыга икән - димәк, киләчәк бар!» - дип искәртте ул. Бу сүзләр татар медиакиңлегенең иртәгесе көненә ышаныч уятып, бәйрәмнең төп лейтмотивына әверелде.
- Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе – КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының структур бүлекчәсе. Ул татар теле белеме, татар әдәбияты, гомуми тел белеме һәм тюркология, тел һәм мәдәниятара коммуникация, билингваль һәм цифрлы белем бирү, шулай ук татаристика һәм мәдәният белеме юнәлешләре буенча белгечләр әзерли. Югары мәктәп кысаларында бакалавриат һәм магистратура программалары, шулай ук республиканың әйдәп баручы медиалары, шул исәптән «Татарстан – Яңа гасыр» медиалабораториясе белән уртак проектлар гамәлгә ашырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз