Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Шамил Садыйков: Журналист эшендә төп әйбер – социаль челтәрләрдә үзеңне күрсәтү
«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков журналистлар үзләрен социаль челтәрдә күрсәтә белергә тиеш дип белдерде. Ул журналистның шәхси бренды турында «Татар-информ»да узган «Алтын каләм» республика яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестиваленә багышланган очрашуда сөйләде.
«Журналистлар һәрвакыт кирәк. Тик хәзер элекке чор белән чагыштырга бераз башка журналистлар кирәк. Төп әйберләрнең берсе – аралаша белү, мәгълүмат белән эшләү һәм социаль челтәрләрдә үзеңне позицияләү, үзеңне күрсәтү. Хезмәткәрне эшкә алганда, без, беренче чиратта, аның социаль челтәрдәге битен ачабыз һәм анда үзен ничек күрсәтүен, тормышка карашын күзәтәбез. Социаль челтәр бите шәхеснең үзе белән эшләү осталыгын тулысынча күрсәтә», – диде Шамил Садыйков.
Аның фикеренчә, хәзер журналистлар гына түгел, бөтен кеше дә социаль челтәрләр белән эшләргә тиеш.
«Хәзерге көндә журналист редакциядә эшләүче һәм үз материалларын газета, журналда бастырып чыгаручы кеше генә түгел. Журналист үзенең социаль челтәре аша бик күп мәгълүмат бирә. Тормышның теләсә кайсы тармагында – җәмгыятьтә, мәдәнияттә, икътисадта – һәр җирдә кеше коммуникацияләр төзи белергә тиеш. Яшьләр министры да бүген блогер булырга, мәгълүматны җиткерә белергә тиеш. Бизнесмен да, үз продуктын булдырганда, социаль челтәрләрдә үз эшен алып барырга тиеш», – дип белдерде Шамил Садыйков.
Генераль директор «Алтын каләм» фестивале финалистларына журналистика өлкәсендә киңәшләр дә бирде. «Журналистика – иң кызыклы һөнәр», – диде ул.
«Журналистика – файдалы һәм кызыклы эш. Бернәрсә дә эшләмисең, башкаларны тикшерәсең, күзәтәсең, сөйлисең, сине барысы да белә. Тормышның барлык кызыклы мизгелләре сезнең тирәдә кайнап торачак. Журналистикада иң мөһим әйбер – ул ике теллелек мәсьәләсе. Бүгенге көндә татарча да, русча да эшли белгән журналистның бәясе икенче. Татар телле булсагыз сезнең өстенлек күбрәк», – диде Шамил Садыйков.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз