news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шамил Садыйков: «Ялкын» журналының 100 еллыгына Рөстәм Миңнехановны көтәбез

Шамил Садыйков: «Ялкын» журналының 100 еллыгына Рөстәм Миңнехановны көтәбез
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Татмедиа» АҖ акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков 1 нче июнь көнне «Ялкын» журналының 100 еллыгына Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов килүе көтелгәнен әйтте. Бу хакта ул Министрлар Кабинетында брифингта сөйләп узды.

«Бу «Ялкын» журналы өчен иң зур бүләк: 100 еллыкка бөтен шәһәребез, республикабыз белән, 2 меңнән артык бала республикабыз Рәисе Рөстәм Миңнехановны көтәбез. Бу – аның безнең журналга бүләге, республика дәрәҗәсендә бу көнне билгеләп үтәбез. Әлбәттә, бу төп вакыйга. Күз алдыгызга китерегез: журналга 100 ел – Татарстанда да, Россиядә дә мондый абруйлы журнал юк», – диде Шамил Садыйков.

Ул «Ялкын» журналының татар мәдәнияте, журналистика, тел үсешенә зур өлеш керткән журнал булуын билгеләп үтте. «Татарстанда бик күп кешеләр балачагын, яшьлеген шушы журнал аркылы ачкандыр. «Ялкын»ны белмәгән татар кешесе юктыр, ул иң мөһим журналларның берсе», – дип белдерде Шамил Садыйков.

Ул журналның юбилее Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов тәкъдиме буенча оештырылганын искәртте, аңа рәхмәтен җиткерде. «Мин өметләнәм: бәйрәмнең төп миссиясе –хәзерге яшүсмерләрне, яшьләрне «Ялкын тарихы белән таныштыру. Иң мөһиме – аларда туган телебезгә, милли тарихыбызга мәхәббәт уяту», – диде «Татмедиа» җәмгыяте генераль директоры.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100