news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шамил Садыйков: Видеопроектлар мәгълүматны актуальләштерә

Сочида уза торган «Бөтен Россия – 2022» медиафорумында узган түгәрәк өстәлдә «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков медиахолдингтагы социаль юнәлештәге видеопроектлар белән таныштырды.

«Видеопроектлар мәгълүматны актуальләштерә», - диде Шамил Садыйков, түгәрәк өстәл катнашучыларын видеоформатта эшләргә өндәп.

«Төбәк массакүләм мәгълүмат чаралары өчен яңа юнәлешләр» дип аталган түгәрәк өстәлне Россия цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм мәгълүмат чаралары коммуникацияләре министрлыгының басма матбугат һәм китап индустриясенә дәүләт ярдәме департаменты директоры Светлана Дзюбинская алып барды.

Шамил Садыйков «Татмедиа» медиахолдингы белән таныштырды, дәүләт ярдәм булганы өчен департамент директорына рәхмәтен әйтте. Былтыр «Татмедиа»га кергән һәр басмага грант алырга мөмкин булган проект әзерләргә фәрман бирелгәнен әйтте. Баш мөхәррирләр, редакцияләр әзерләгән бу проектлар комиссиядә каралган, һәм аларның кызыклылары федераль грант алу өчен җибәрелгән.

«Без былтыр 200 дән артык грант бирдек. Аларның йөзе яклау тапты, дәүләт ярдәме бирелде», - диде ул.

Шамил Садыйков уңышлы проект мисалы – журналист Равил Мукменовның «Снег Медиа» проекты белән таныштырды. Бу – Идел буе федераль округы мәгълүмат чаралары арасында видео форматындагы бердәнбер сторителлинг.

Равил Мукменовның даун синдромлы баланы тәрбияләгән ана, «фил чире» дип аталган сирәк авыру белән авырган кеше турында видеороликлары укучыларда зур популярлык казанды.

«Кешеләр бу видеоларны караганда елыйбыз дип әйтәләр. Әмма мин моны кешеләрне елату максатыннан эшләмим. Минем максат – кешеләргә арабызда шушындый көчле рухлы каһарманнар бар икәнен күрсәтү», - диде Равил Мукменов.

Шамил Садыйков район газеталары эшләгән проектлар кешеләрнең проблемаларын хәл итү мөмкинлегенә ия икәнен әйтте. Ул мисал итеп район газетасының коляскада хәрәкәтләнгән кеше турында видеоролик төшерүен сөйләде.

«Шәһәрдә аз булса да пандуслар бар, асфальт бар. Ә авылдагы кешеләргә нишләргә? Аларга тагын да кыенрак. Безнең районнардагы редакцияләрнең район дәрәҗәсендә бу проблемаларны хәл итәргә алынуы бик мөһим», - диде ул.

Шамил Садыйков район газеталарындагы кайбер социаль проектлар белән таныштырды. Мәсәлән. «Мин – дөньяның бер өлеше», «Яхшылык марафоны», «Яучы» кебек проектлар бар.

РФ Журналистлар берлеге секретары Роман Серебряный бу проектларның кызык булуын әйтеп, башка төбәкләрдәге журналистларны бу тәҗрибәне кулланырга чакырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100