Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Шамил Садыйков «Туганайлар» газетасы редакциясен үрнәк коллектив дип атады
«Туганайлар» керәшен газетасы 20 еллык юбилеен бәйрәм итә.
«Туганайлар» керәшен газетасы Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә «Туганайлар»га – 20 ел» дигән бәйрәм кичәсен үткәрә.
Бәйрәмдә редакцияне «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков котлады. Ул «Тугайналар»ны үрнәк коллектив дип атады.
«Без шулай бердәм булып яшәсәк, бездә көч була. Татарлар – бик зур халык, без бөтен Россия буйлап таралган. Без бер яктан караганда төрле. Мишәрләр дә, типтәрләр дә, керәшеннәр дә бар безнең арада. Без - бердәм, без – бер халык, без бер телдә сөйләшәбез, безнең бөтен әйбер уртак, сөенечебез дә, шатлыгыбыз да, бурычларыбыз да. Шулай дус-тату булып яшәү – зур бәхет. Сезнең булуыгыз да безнең өчен зур бәхет», – диде ул.
«Татмедиа» – ул бик зур оешма. «Туганайлар» – шушы зур гаиләдә иң актив редакция. «Туганайлар»да иң чибәр кызлар. Калҗаның иң тәмлесен аларга бирәбез, җылылыкның да иң җылысын аларга. Аларның булуы – безнең өчен зур сөенеч», – диде Шамил Садыйков.
Шамил Садыйков редакция коллективына рәхмәт хатлары тапшырды, «Татмедиа» исеменнән «Туганайлар» редакциясенә телефон бүләк итте. «Сезгә яңа видеолар, вайннар төшерергә, стримнар эшләргә бүләккә телефон. Әлбәттә, газета кирәк, аны апаларыбыз укый, ләкин киләчәк – яшьләр кулында. Киләчәк шул телефон аркылы яшь буын керәшеннәргә гореф-гадәтләрне җиткерергә кирәк», – диде Шамил Садыйков.
«Туганайлар» газетасына 20 ел булу уңаеннан оештырылган концертта Георгий Ибушев, Татьяна Ефремова, Эдуард Данилов, актер Олег Фазылҗанов, керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле, «Тумар» вокаль-инструменталь ансамбль, «Урагай» халык фольклор ансамбле чыгыш ясады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз