news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Шамил Садыйков: «Туганайлар» газетасы – «Татмедиа»ның байлыгы

Шамил Садыйков: «Туганайлар» газетасы – «Татмедиа»ның байлыгы
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Татмедиа» каршындагы скверда Медиа Питрау узды. Аны өченче тапкыр керәшеннәрнең «Туганайлар» газетасы оештырды. «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков газетаны «Татмедиа»ның байлыгы, дип атады.

«Туганайлар» газетасын котлыйсым килә. Алар бик актив газета. Үз вакытында безгә Чаллыдан күченеп килделәр. «Туганайлар» – «Татмедиа»ның байлыгы. Керәшеннәр культурасын, традицияләрен таратып, өйрәтеп торучы структура. Алар бик актив рәвештә интернетта, социаль челтәрләрдә эшлиләр. Татар халкы күп кырлы, күп төрле, ләкин без бер халык. Матур итеп, бер-беребезне аңлап, шатлык-сөенечләр белән яшәргә кирәк», – диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot