news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шамил Садыйков: Туган телләрне саклау комиссиясе Аллаһның бер бүләге булды

Шамил Садыйков: Туган телләрне саклау комиссиясе Аллаһның бер бүләге булды
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә тормышка ашырылган проектларга нәтиҗә ясады.

«Казан утлары» журналы 2023 елда Россиядә Укытучылар һәм остазлар елы уңаеннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән үткәргән «Сез иң гүзәл кеше икәнсез» дип аталган әдәби конкурска йомгак ясау тантанасына Комиссия рәисе Марат Әхмәтов, Татарстан Рәисе карамагындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, депутат Камил Нагаев чакырылган иде.

«Комиссия булышлыгы белән «Татмедиа»да төрле проектлар тормышка ашырыла. Бу комиссиянең барлыкка килүе Аллаһның бер бүләге булды», – диде Шамил Садыйков «Татмедиа» журналлары тарафыннан оештырылган «Шәп блогер», «Ихлас» мультимедиа мәктәбе, «Яңа исем» кебек проектлар турында мәгълүмат биреп.

Ул «Казан утлары»ның кесә китабын феноменаль күренеш дип атады. «Бу иң күп сатылучы китаплар сериясе. Елына 10-12 китап чыга. Китаплар барлыгы 40 мең тираж белән чыкты, шуның 30 меңе сатылып бетте. Бу китапны чыгарырга да Комиссия булышты», – диде Шамил Садыйков.

«Татмедиа» җитәкчесе авыл һәм мәктәп китапханәләренә газета һәм журналлар яздыру мәсьәләсенә аерым тукталды. «Почта начар эшли, матбугатны вакытында китереп җиткерми. Журналларга язылу бәяләре кыйммәт, шуңа кеше язылса бер журналга языла ала. Берничә журналны укыйсы килсә, бердәнбер чарасы китапханәгә бару», - диде ул.

«Күз алдына китерегез – авыл халкы журналны чиратка куя. Шуңа күрә китапханәләргә газета-журнал яздырту - зур эш. Тулаем алганда безнең шундый 3 меңгә якын тираж бар. Без моның милләтне саклауда зур инструмент икәнен әле күрәчәкбез», – диде Шамил Садыйков.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры сүз уңаеннан үзенең халык шагыйре Равил Фәйзуллин кебек киңәшчесе булуга горурлану белдерде. «Мин шагыйрь гаиләсендә шигырь тыңлап, «Казан утлары» кебек журналлар белән уйнап үскән бара. Бирегә эшкә килгәч халык шагыйре Равил Фәйзуллин кебек кешенең киңәшчем булуын үземә зур бүләк дип кабул иттем. Аның белән сөйләшеп мин татар теленең, татар әдәбиятының, татар музыкасының киләчәге шигърияттән башлануын аңладым. Равил абый мине хаталардан саклый», – диде ул.

Фоторепортаж: Солтан Исхаков
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100