news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шамил Садыйков төбәкләрдәге татар журналистларына: Онлайн уку мөмкинлеге булачак

Шамил Садыйков төбәкләрдәге татар журналистларына: Онлайн уку мөмкинлеге булачак
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков төбәкләрдәге татар журналистлары өчен онлайн уку мөмкинлеге булдырылачагын әйтте. Бу хакта ул Бөтенроссия татар журналистлары форумы делегатлары белән очрашуда сөйләде.

«Безнең онлайн медиамәктәп эшли. Без анда «Татмедиа» хезмәткәрләрен онлайн рәвештә укытабыз. Иң заманча платформада өйрәтәбез. Киләсе елга сезгә дә бу платформада уку мөмкинлеген ачарбыз. Текстлар язу, интернетта, социаль челтәрдә, эшләү буенча укулар булачак. Бу платформада махсус курс ачу тәкъдиме булды. Танылган журналистлар Рәмис Латыйпов, Радик Сабировның курслары булачак. Сезгә үз җирлегегездә була торып, онлайн уку өчен махсус мөмкинлекләр булачак. Журналистиканың төп нигезе - белем», – дип сөйләде ул.

Шамил Садыйков «Без бергә» газетасының өзлексез чыгып торуын ассызыклады. Татарстан хөкүмәтенә, Республика Рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәт сүзләрен әйтте.

«Сезнең белән татарча сөйләшеп утыру – үзе бер бәхет һәм сөенеч. Һәр очрашу сезнең өчен дә мөһимдер. Без илебезнең зурлыгын, байлыгын, татарлыгын сизәбез. Татар халкының мең еллык әдәбияты бар, 100 елдан артык татар матбугаты эшли. Күпчелек журналларыбыз 100 еллыгын үткәрде. Бу – татар журналистикасының масштабын күрсәтә», – диде ул.

Бөтендөнья татар конгрессы «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә Бөтенроссия татар журналистлары форумында төрле төбәкләрдән 50гә якын журналист катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100