news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шамил Садыйков: Төбәкләрдә редакцияләргә мультимедияле форматта эшләү өчен грантлар кирәк

Шамил Садыйков: Төбәкләрдә редакцияләргә мультимедияле форматта эшләү өчен грантлар кирәк
Салават Камалетдинов

"Татмедиа" АҖ генераль директоры Шамил Садыйков Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездының беренче утырышында төбәкләрдәге редакцияләр яңа мультимедияле форматта эшли алсын өчен махсус грантлар кирәклеген әйтте.

Ул "Татар мәгълүмат кыры: алда торган бурычлар» дискуссия мәйданчыгы модераторы буларак секциягә нәтиҗә ясады. Анда алтмыштан артык журналист катнашкан, 12 чыгыш ясалган. Регионнардан килгән тәкъдимнәр белән таныштырды. 

"15 регионда татар газетасы редакцияләре эшли, татар тормышын яктыртучы матбугат чаралары конгресс белән актив эшли. Алардан тәкъдим шул: яңа мультимедияле форматта эшләү өчен махсус грантлар кирәк һәм җиһазлар. Аларның бурычы - үз төбәгендә онлайн туры элемтә алып бару, видеоформат булдыру. Һәр төбәктә мультимедияле заманча форматлы редакцияләр булдыру", - дип белдерде Шамил Садыйков.

Ул дүрт юнәлешне билгеләде. "Беренчедән, матбугат ул милли үсешнең катализаторы. Бүген татар дөньясында тотрыклы рәвештә бик күп мәгълүмат чаралары эшли. ТНВ иярчен ярдәмендә дөнья буйлап тарала. «Ватаным Татарстан», республика газетлары бар, 50 төбәктә «Татмедиа» газета-журналлары таратыла. Киләчәк ул – интернет һәм социаль челтәрләр. Безгә татар мохитен интернет һәм социаль челтәрләрдә төзергә кирәк», - диде.

«Икенче бурыч - мультимедияле булу. Текст кына түгел, фото-видео, интерактив онлайн да кирәк", - ди Шамил Садыйков. Кадрлар әзерләү - өченче бурыч. "Туган телен саф белгән кадрларны яшь буын арасында табу зур проблема", - диде Садыйков.

Дүртенче юнәлеш - татар матбугатын тарату мәсьәләсе. "Киләчәкне маркетплейсларда күрәбез. Озон, Вайлдберриз аша татар матбугат чараларын яздыра аласыз. Эзләнегез, без һәрвакыт булышачакбыз", - диде.

ТР вице-премьеры, Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев төбәкләргә грант бирүне хуплады. "Хактан да, ярдәм итмәсәк, грант бирмәсәк, эшмәкәрлек ягыннан гына карау авыр аны. Өлкәләрдән тәкъдимнәрне безгә язып бирегез, без аларны алдагы планнарга, резолюциягә кертергә тиешбез", - диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100