news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шамил Садыйков: «Татмедиа»ның биш журналы 2023 елның беренче яртысына тиражын күбәйтте

Шамил Садыйков: «Татмедиа»ның биш журналы 2023 елның беренче яртысына тиражын күбәйтте
Фото: Рамил Гали

Рус һәм татар телләрендә чыга торган журналлар укучылар арасында популяр, газета-журналларга кышкы язылу кампаниясе нәтиҗәләре шуны раслый. «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

«Журналлар арасында «Мәйдан» (узган елга карата – 126,7 процент), «Казань» (123,7 процент), «Гаилә һәм мәктәп» (109,2 процент), «Мәгариф» (105,7 процент) һәм «Татарстан» журналларының (100,4 процент) тиражлары арта», – диде Садыйков.

«Татмедиа» җәмгыятенең генераль директоры медиахолдинг карамагындагы район һәм республика басмаларының да язылу буенча күрсәткечләре югары булуын искәртте. Районнарда чыга торган 52 газетаның 27сендә үсеш күзәтелгән, иң югары күрсәткеч «Шәһри Чаллы» газетасында – 118,5 процент.

«Татмедиа» медиахолдингына район, шәһәр һәм республиканың 98 газетасы, 17 журнал, 19 телеканал, 14 радиоканал, интернетта 81 сайт һәм «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы керә. Телерадиотапшырулар Татарстан Республикасының ике дәүләт телендә әзерләнә. «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте газеталары татар, рус, чуваш һәм удмурт телләрендә нәшер ителә. 43 газета – рус, 49 газета – татар, бишесе – чуваш, берсе удмурт телендә чыга.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100