news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шамил Садыйков «Татмедиа»ның 15 еллыгы уңаеннан хезмәткәрләргә мөрәҗәгать итте

Шамил Садыйков «Татмедиа»ның 15 еллыгы уңаеннан хезмәткәрләргә мөрәҗәгать итте
Владимир Васильев

«Татмедиа» АҖ Генераль директоры Шамил Садыйков медиахолдингның 15 еллыгы уңаеннан хезмәткәрләргә мөрәҗәгать итте.

«Хөрмәтле коллегалар! 

Медиахолдинг 15 ел эчендә системалы рәвештә эшне җайга салу, яңа тенденцияләрне үзләштерү кебек мөһим этаплар узды. Без мәгълүматны аудиториягә тәүлек әйләнәсе җиткерәбез.

Бүгенге көндә «Татмедиа»га 98 район, шәһәр һәм республика газетасы, 17 журнал, 19 телеканал, 14 радио, интернет челтәрендә 81 сайт, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы керә. Без ике дәүләт телендә эшлибез. 
«Татмедиа» акцинерлар җәмгыятендәге газеталар татар, рус, чуваш, удмурт телләрендә нәшер ителә. 49 газета татар телендә, 43е – рус телендә, 5 – чуваш телендә һәм 1 газета удмурт телендә басыла. 

Киләсе елларда да бердәм команда булып, яңа проектлар булдырып, аудитория таләпләренә туры килердәй контент булдыру юнәлешендә үсик! 

«Татмедиа» акционерлар җәмгыятенә кергән һәрбер редакция хезмәткәрен ихластан котлыйм! Сезгә сәламәтлек, яңа идеяләр, яңа проектлар, гаилә бәхете һәм җан тынычлыгы телим!», диелгән Шамиль Садыйков котлавында. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100