news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Шамил Садыйков: «Татмедиа» сайтларының аудиториясе 100 млн уникаль укучыдан артты

Шамил Садыйков: «Татмедиа» сайтларының аудиториясе 100 млн уникаль укучыдан артты
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Россия матбугаты көне алдыннан «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков Татарстанның зур медиахолдингы аудиториясенең ничек артуы турында сөйләде.

«Татмедиа»ның интернетта ресурслары бик нык үсә, сайтлар аудиториясе 100 миллион уникаль укучыдан артты, узган елга карата үсеш 5 процент», - диде медиаменеджер.

Социаль челтәрләрдә аудитория 5 миллионга якын тәшкил итте һәм 18 процентлы үсеш күрсәтте. Беренче чиратта Telegram социаль челтәрендә актив үсеш бара.

«Татмедиа»ның 70тән артык Telegram-каналы, 180 мең язылучысы бар. Бүген Telegram - ул беренче номерлы массакүләм мәгълүмат чарасы. Ул яңалыклар тасмасын формалаштыра, бу барлык массакүләм мәгълүмат чараларында аудитория белән эшләүнең төп инструменты. Бу юнәлештә дә без лидерлар. «Татмедиа»ның да үз каналы бар, һәм «Татар-информ» Telegram-каналы да актив рәвештә үсә», - дип белдерде медиахолдинг җитәкчесе.

news_right_1
news_right_2
news_bot