news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шамил Садыйков «Татмедиа» акционерлар җәмгыяте коллективына: Сез – профессионаллар

Шамил Садыйков «Татмедиа» акционерлар җәмгыяте коллективына: Сез – профессионаллар
Фото: © "Татар-информ"

«Татмедиа» акционерлар җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков коллективны оешманың 16 еллыгы белән тәбрикләде.

«Хөрмәтле коллегалар!

Сезне ихластан «Татмедиа» акционерлар җәмгыятенең 16 еллыгы белән тәбриклим. Бүген «Татмедиа» – Идел буенда иң зур медиахолдинг. 66 филиалда барлыгы 1642 кеше хезмәт куя. Һәркайсыгыз әлеге зур команданың алыштыргысыз өлеше, чөнки Сез – профессионаллар.

Бүген без традицияләрне саклап алга таба барабыз. Татарстан журналистикасы тарихында зур роль уйнаган, аны аякка бастырган шәхесләрне, зур тарихы булган басмаларны онытырга хакыбыз юк. Шул ук вакытта заманча яңа форматтагы медиалар булдыру, хәзерге аудиториягә якын һәм аңлаешлы булу – безнең бурыч.

Сезгә сәламәтлек, җан тынычлыгы, гаилә бәхете теләп калам!» диелә котлауда.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100