news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шамил Садыйков: Татарстанның тормышын «Татмедиа»дан башка күз алдына китереп булмый

«1600 журналист бөтен Татарстанда миллилекне сакларга ярдәм итә», - диде ул.

Шамил Садыйков: Татарстанның тормышын «Татмедиа»дан башка күз алдына китереп булмый

Журналистлар Сабан туенда «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков Татарстанны «Татмедиа»дан башка күз алдына китереп булмый дип белдерде.

Байлар Сабасында «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең 15 яшьлегенә багышланган Сабантуй уза.

Шамил Садыйков журналистлар Сабан туе традициягә әйләнсен дип теләде.

«Идея бөтен «Татмедиа» җитәкчелегенеке иде. Бүген Татарстан тормышын «Татмедиа»сыз күз алдына китереп булмый. Миллилекне сакларга сез ярдәм итәсез. Сабантуй традициягә әйләнер дип өметләнәбез», - диде ул.

Шамил Садыйков журналистиканы иң кызыклы профессия һәм яшәү рәвеше дип атады.

«Журналистның эше тәүлек буе бара. Журналист эше иртәнге тугыздан кичке алтыга кадәр генә түгел. Журналистика - ул яшәү рәвеше. Иң матур, иң кызыклы профессия дә ул. Бездә 1600 кеше үзен журналистика белән бәйләгән. Алар иң бәхетле кешеләр», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100