news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Шамил Садыйков Татарстан Рәисе сайлауларында катнашучы кандидатларга мөрәҗәгать итте

Шамил Садыйков Татарстан Рәисе сайлауларында катнашучы кандидатларга мөрәҗәгать итте
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Татарстан Республикасы Рәисе сайлауларында кандидатлар арасында Республика теле - һәм радиоканалларында бушлай эфир вакытын бүлү буенча җирәбә ясауда «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков та булды һәм чыгыш ясады. Чара Казанның «Московский» мәдәният үзәгендә оештырылган иде.

«Безнең массакүләм мәгълүмат чаралары, шәһәр телеканаллары, радиоканаллар — алар аудитория белән турыдан-туры эшләргә мөмкинлек бирә торган итеп тәкъдим ителгән. Бу Яр Чаллы территориясе буенча «Чаллы ТВ», Түбән Камада «НТР» телекомпанияләре һәм бөтен Татарстанны диярлек колачлый торган 5 радиоканал», — дип ассызыклады чыгышы вакытында Шамил Садыйков.

Шулай ук спикер агитация чорында була торган дебатлар нечкәлекләрен аңлатып китте.

«Нигездә безнең дебатлар язмада булачак, әмма редакцияләр белән килешү буенча моны 1-2 көн эчендә башкарырга мөмкин. 6 теле - һәм радиокомпаниядә язма атнага бер тапкыр чыгарылачак. Шуңа күрә сезне көтәбез, безнең коллективларның иң яхшы вәкилләре, чибәр кызлар, яшь егетләр, барысы да монда килде. Сезнең белән аралашырга, фикер алышырга әзер», — диде Садыйков.

Җирәбә салуда телевидение һәм радио тармагының өч төбәк дәүләт оешмасы катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot