news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шамил Садыйков Татарстанның матбугат чаралары вәкилләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Шамил Садыйков Татарстанның матбугат чаралары вәкилләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
архив/Владимир Васильев

«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков Татарстанның массакуләм матбугат чаралары вәкилләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. 

«Хөрмәтле коллегалар! 
Сезне профессиональ бәйрәм - Татарстан матбугаты көне белән ихластан котлыйм! 

Киң аудиториягә тиз арада тикшерелгән чыганаклардан мәгълүмат җиткерү зур профессинальлек таләп итә. Журналистика һөнәре киң кырлы, фикерле, һәрнәрсәгә тәнкыйди карашлы шәхесләрне үз тирәсенә туплый. 
Сезгә уникаль, күп укыла торган материаллар һәм тугры укучылар, иҗатыгызның танылуын телим! 

Ихтирам белән, Шамил Садыйков», диелгән котлауда.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100