news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шамил Садыйков: Татарлар - Россиядә матбугатны иң күп укый торган милләт

«Татарлар арасында югары белем дәрәҗәсе булганнар рус халкыныкына караганда күбрәк», - диде ул.

Шамил Садыйков: Татарлар - Россиядә матбугатны иң күп укый торган милләт
Зилә Мөбәрәкшина

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков әйтүенчә, татарлар басма матбугатны иң күп укучы халык булып кала.

«Татарстанда гына да газета-журналларның гомуми тиражы – 250 меңнән артык. Бу бик зур сан. Татарлар – Россиядә иң күп укый торган милләт. Шуңа күрә татар телле матбугат үз эшен дәвам итә. Соңгы җанисәп шуны күрсәтте: татарлар арасында югары белем дәрәҗәсе булганнар рус халкыныкына караганда күбрәк. Бүген татарлар югары белемле кешеләр арасында беренче урында тора», - диде ул Санкт-Петербургның Милләтләр йортында җирле татарлар белән очрашудагы чыгышында.

Шамил Садыйков фикеренчә, хәзерге вакытта татарча матбугатны уку проблема түгел. «Хәзер Россиянең һәр шәһәрендә «ozon» һәм «wildberries» пунктлары бар. Күп кеше маркетплейслар аша товарлар сатып ала. Һәр татар телле газета-журналларны шуннан сатып алып була. Татарлар Россиянең теләсә кайсы ноктасында татарча матбугатны укый ала», - диде ул.

«Моннан тыш, татарча радио-телевидениене дә кушымта, сайт аша тыңлап, карап була. Шул исәптән, Санкт-Петербург татарлары да әлеге контенттан файдалана ала. Замана балалары мәгълүматны интернет аша кабул итәргә күнеккән. Бездә «Татмедиа Junior» дигән проект эшли, журналистларыбыз ютубта, Вконтактеда татар телен, тарихны өйрәнү буенча видеолар әзерли. Теләүчеләр өчен контент бар», - диде ул.

Шулай ук, ул татар журналистикасы юнәлешендә белем алырга теләүчеләр өчен КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында бюджет урыннары барлыгын әйтте. «Питер татарлары балаларын, оныкларын укырга җибәрергә тели икән, төбәкләрдәге татарлар өчен квота каралган», - диде.

Татарлар Бауман урамындагы элекке «Матбугат йорты» бинасы белән дә кызыксынды. «Хәзерге вакытта ул бинада «Ногай» кунакханәсе эшли. Беренче катында «Китап club» дигән ресторан урнашкан, анда да татар матбугатын сатып алырга мөмкин. Хәзерге вакытта «Матбугат йорты» – «Татмедиа» АҖ бинасы ул. Беренче катта «Әдәби кафе» да эшләп килә. Казанда булсагыз, безгә кермичә калмагыз. Без сезгә ярдәм итәргә әзер», - диде Шамил Садыйков.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100