news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шамил Садыйков булачак татар журналистларыннан имтихан алды

Шамил Садыйков студентларның бер өлеше «ТНВ», «Россия» телеканалларына, ә икенче өлеше «ТАТМЕДИА» редакцияләренә барачагын әйтте.

Шамил Садыйков булачак татар журналистларыннан имтихан алды
Салават Камалетдинов

Бүген «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков Казан федераль университетының Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә филология һәм журналистика юнәлешендә укучы беренче курс студентларыннан имтихан алды.

Студентларның белем дәрәҗәсен шулай ук Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов, «ТАТМЕДИА» җәмгыятенең социаль медиа буенча директоры Алсу Исмәгыйлева, «ТНВ» телекомпаниясенең генераль директоры урынбасары Светлана Кадыйрова һәм яңалыклар хезмәте баш мөхәррире Сәрия Хәбибуллина тикшерде.

«Бу безнең өчен икенче агым студентлар, икенче тәҗрибә дип әйтсәк була. Беренчеләре бик уңышлы булды, икенчеләре тагы да көчлерәк кебек. Без бүген имтиханга «Идел», «Ялкын» журналлары баш мөхәррирләрен, «ТНВ» телеканалы җитәкчелеген чакырдык. Шушы балалар республика мәгълүмат чараларында үз урыннарын табарлар дип өметләнәм. Талантлы татар журналистларына ихтыяҗ зур. Телевидениегә дә, газета-журналларга да, мәгълүмат агентлыгына да кадрлар кирәк», - диде Шамил Садыйков.

Шамил Садыйков укучыларны сентябрьдән редакцияләргә тәҗрибә эшенә чакырды. Узган елгы система буенча, студентларның бер өлеше «ТНВ», «Россия» телеканалларына, ә икенче өлеше «ТАТМЕДИА» редакцияләренә барачагын әйтте. «Студентлар киләчәктә үз урыннарын табар дип өметләнәм. Икенче курсны тәмамлаган укучыларның берничәсе «ТНВ» телекомпаниясендә, «Ялкын» журналында һәм «Татар-информ» агентлыгында эшли. Бу бик яхшы күрсәткеч», - диде Шамил Садыйков.

Рәдиф Җамалетдинов студентларга имтиханда уңышлар теләде, каушамаска һәм ел буе туплаган белемне югары дәрәҗәдә күрсәтергә өндәде. «Татар филологиясе һәм журналистикасы буенча белем бирүдә алга барабыз. Ел дәвамында без очрашып, аларның эш нәтиҗәләре белән танышып тордык. «ТНВ» телекомпаниясе һәм «ТАТМЕДИА» җәмгыяте белән берлектә яңа буын журналистлар әзерләп чыгарырбыз дип өметләнәм», - диде Рәдиф Җамалетдинов.

Беренче курсны тәмамлаучы студентлар имтиханда үзләре турында презентация тәкъдим иттеләр, башкарган проектлары, ел дәвамында ирешкән уңышлары турында сөйләделәр. Укучыларның барысы да берничә мәкалә язып бастырган, танылган шәхесләрдән интервью алган, сораштырулар уздырган, социаль челтәрләрдә туры эфирлар уздырган, төрле социаль мәсьәләләргә шәхси фикерләрен белдергән, видеороликлар ясаган. Боларны башкару өчен алар башта остазларыннан белем алган.

Студентлар бертавыштан бер ел эчендә зур тәҗрибә һәм иҗади үсеш алуларын әйтте. Күбесе аудиториядән, күренекле шәхесләрдән курку хисен җиңгән, татар телен камилләштергән, үзләрен иркен тотарга өйрәнгән. «Студентлар белән эшли башлагач, Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе чын журналист булырдай балаларны ничек җыеп бетерә алды икән, дип уйлап куйган идем. Монда очраклы кешеләр юк. Алар барысы журналистика буенча аңлы рәвештә белем алырга килгән укучылар, журналист булыр өчен туганнар», - диде Алсу Исмәгыйлева.

Казан федераль университетының Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе берничә ел буе татар журналистлары әзерли. Студентларның күбесе бюджет урыннарында укый. Булачак каләм ияләрен әзерләүдә «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте дә саллы гына өлешен кертә, ягъни газета-журнал мөхәррирләре практик дәресләр үткәрә һәм өметле укучыларны уку дәверендә үк эшкә чакыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100