news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шамил Садыйков татар телендә эшләүче блогерларга: Безнең миссия уртак

Шамил Садыйков татар телендә эшләүче блогерларга: Безнең миссия уртак
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Татмедиа»ның «Кәеф» лабораториясендә II Бөтендөнья милли блогерлар җыены узды. «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков милли матбугат чаралары һәм блогерларның миссиясе уртак булуын ассызыклады.

«Безнең санаулар буенча, татарның милли аудиториясе миллионнан артык. Социаль челтәрләрдә 1-2 миллионлап татар телле мәгълүматны кулланучылар бар дип уйлыйм. Без блогерлар белән хезмәттәшлеккә һәрвакыт әзер, чөнки безнең миссия уртак – татар телле аудиторияне киңәйтү. Татарча укучы кеше күп булса, сезгә дә файда», – диде ул.

Ул бүгенге көндә журналист белән блогерның аермасы зур булмавын әйтте.

«Журналистлар блогер була, блогерлар журналист эшен башкара. «Татмедиа»да журналист булып эшләгән кешегә блогерлык алымнарын куллану, блогер булу бурычын куйдык. Россия күләмендәге зур мәгълүмат чаралары журналистларны эшкә алганда социаль челтәрдә актив эшләвен төп күрсәткеч итеп карый. Профессиональ яктан үзен журналист дип санаган кеше социаль челтәрләрдә эшли, эшен күрсәтә белмәсә, дөньяга карашын, фикерен белдерә алмаса, ул түбән сыйфатлы журналист була», – диде ул.

Җитәкче сүзләренчә, блогерлар да журналистика алымнарын белергә тиеш. «Төп мәсьәлә – җаваплылык. Әйткән сүз, эш өчен аудитория, милләт, закон каршында җавап тоту бар. Иң мөһиме – аудиториягә зыян китермәү», – диде ул.

Ул «Татмедиа»да блогерлыкны пропагандалауга юнәлтелгән «Шәп блогер» медиамәктәбе булуын да ассызыклады.

Фоторепортаж: Рамил Гали
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100