news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Шамил Садыйков татар теле һәм әдәбияты бүлеге юбилеенда: Бергә булыйк, бергә эшлик

Шамил Садыйков татар теле һәм әдәбияты бүлеге юбилеенда: Бергә булыйк, бергә эшлик

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте гегераль директоры Шамил Садыйков татар теле һәм әдәбияты бүлеген 80 еллыгы белән котлады. Бүген «УНИКС» концертлар залында Казан дәүләт университетында татар теле һәм әдәбияты бүлеге оешуга 80 ел тулуга багышланган тантана узды.

«Без, журналистлар, татфак белән күршедә яшәдек. Иң мәһиме – татар теле, татар әдәбиятыннан безне бер үк укытучылар укытты. Татфакның татар журналистикасына керткән өлеше бик зур. Залда хезмәттәшләребез бик күп. Бергә булыйк, бергә эшлик. Бүгенге көндә «Татмедиа» да бик актив рәвештә татар кадрларын әзерли. Бергә милләтне, телне, татар журналистикасын үстерәбез», — дип сөйләде ул сәхнәдән.

news_right_1
news_right_2
news_bot