news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шамил Садыйков: «Татар-информ» – мәгълүмати ресурсларны ияртеп бара торган локомотив

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы оешуга бүген 32 ел тулды.

Шамил Садыйков: «Татар-информ» – мәгълүмати ресурсларны ияртеп бара торган локомотив
"Татар-информ" архивы

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы 32 яшьлеген билгеләп үтә. Агентлык коллективын «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков тәбрикләде.

«32 ел буена Җир йөзендә искиткеч яхшы агентлык, яхшы коллектив эшли. Татарстан һәм медиа киңлек өчен бу истәлекле көн. «Татар-информ» ул – барлык мәгълүмати ресурсларны үзе артыннан ияртүче, республикада яңалыклар көн тәртибен билгеләүче локомотив», - диде Шамил Садыйков.

Ул агентлыкта талантлы журналистлар эшләвен искәртте. «32 ел – ул инде җитди, җитлегүне күрсәтүче дата», - дип искәртте.

  • «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгын булдыру турында указны 1990 елның 6 июнендә Минтимер Шәймиев имзалаган. Ул Советлар Союзында һәм Россия Федерациясендә беренче мөстәкыйль төбәк мәгълүмат агентлыгы булган.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100