news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Шамил Садыйков: «Татар-информ» – цитаталар китерү буенча республика рейтингының лидеры

Шамил Садыйков: «Татар-информ» – цитаталар китерү буенча республика рейтингының лидеры
Фото: © «Татар-информ»

«Татмедиа» акционерлык җәмгыятенә кергән «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы – цитаталар китерү буенча республика рейтингы лидеры. Бу хакта медиахолдинг җитәкчесе Шамил Садыйков бүген Сочида «Бөтен Россия-2025» заманча журналистика форумында белдерде.

«Федералларга Татарстан Республикасында ниләр булуы кызык. Ниндидер тарихлар, ниндидер яңалыклар. <...> аның («Татар-информ»ның – Т-и. Иск.) хәбәрләрен бөтенесе эләктереп ала, барлык федераль агентлыклар безнең контент белән эшли. Без бик күп контент сатабыз, алар бездән бик күп ала», - дип билгеләп үтте Шамил Садыйков форумның «Төбәк массакүләм мәгълүмат чараларының цифрлы трансформациясе: үсеш стратегиясе, контент, аудитория» сессиясендә.

«Кешеләрне беренче чиратта якын-тирәдә ниләр булуы кызыксындыра. Күрше урамда, үзенең шәһәрендә, районыңда булган хәлләр», – дип ассызыклады медиахолдинг җитәкчесе.

«Шуңа күрә без һәрвакыт кешеләргә якынрак, без аларга кызыклырак. Шуңа күрә без <...> үз дәрәҗәбездә эшлибез. Ә федераллар кирәк чакта безгә мөрәҗәгать итә», - дип йомгаклады сүзен Шамил Садыйков.

«Медиалогия» компаниясе мәгълүматлары нигезендә, «Татар-информ» 2025 елның икенче кварталы нәтиҗәләре буенча Татарстанда иң күп цитаталар китерелгән медиа булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot